Версия для слабовидящих

452880, Республика Башкортостан, Аскинский район, с. Аскино, ул. Пионерская д.7

Управление
культуры,спорта и молодежной политики
Муниципального района
Аскинский район
Республики Башкортостан
Герб
Башҡортостан Республикаһы
Асҡын районы Муниципаль районының

«МӘҘӘНИӘТ, СПОРТ ҺӘМ ЙӘШТӘР СӘЙӘСӘТЕ
ИДАРАЛЫҒЫ МУНИЦИПАЛЬ ҠАҘНА
УЧРЕЖДЕНИЕҺЫ

Это память татарского и башкирского народов, передаваемая и обогащаемая из поколения в поколение, летопись, переплетенная художественным мышлением. Бытующие, в письменной и устной форме мунажаты отражают миропонимание и мироотношение человека и продолжают активно творить и исполнять, в основном, женщинами зрелого возраста. Мунажаты, это традиционный для татар песенный жанр, который все больше становится популярным  в народе.

Мунажаты, в исполнении Амины Зиятдиновой (жительница деревни Чишма-Уракаево) так проникновенно, что возникает желание научиться петь мунажаты так же как она.   Несмотря на преклонный возраст (ей 94 года), она сохранила ясную память и отменное зрение —  читает газеты и книги без очков. Помимо этого — бодра и весела.

Әминә Зыятдинова борон-борондан тапшырылып килгән мөнәжәтләрне бик яхшы итеп көйләп әйтә. Менә бернисәһе һәм улар татар телендә бирелә.

Мөнәжәтем яза-яза,

Каләм тоткан кулым тала.

Нурлы йөзләрем дин аша,

Түгәрәк яшем тама.

Укы аять, укы Корьән,

Иманлы булыйм, дисәң.

Ак канатлы ак фирештә,

Гайшәгә очсын, дисәң.

Иман белмәгән үләр,

Жиргә имансыз китәр.

Тәмугы гына мәңге калыр,

Эй илаһым минем.

Белдең бит син үләреңне,

Тар ләхеткә керереңне.

Башсыз атка менәреңне,

Жиңсез күлмәк кияреңне.

Ачып карарсың күзеңне,

Күздә күрерсең  үзеңне.

Әйтә алмассың сүзеңне,

Кы(й)ла күрдеңме намазыңны.

Уңга карасаң атаң булмас,

Сулга карасаң улың булмас.

Улың-кызың бер дә булмас,

Кы(й)ла күр син намазыңны.

Илаһым синең өчен,

Өзелә үзәгем синең өчен.

Сәйлән, сәйлән, сәйлән,сәйлән,

Агадыр бәнем яшем.

Алла, Алла дигәндә,

Ожмах ишеге ачылсын.

Собханалла дигәндә,

Караңгы гүрләрем яктырсын.

 

Барыр жирләрем кап-кара,

Ятар жирләрем сап-сары балчык.

Яннарым чыккач, мәңгелек йортка,

Илтеп куйдылар.

Кешеләр киткәч, жаннар өрделәр.

Фирештәм килде жавап алырга,

Гамәл дәфтәре иде кулында.

Кем дигәнгә, мөселман дидем,

Динең кем дигәч, Исламнан дидем.

Хужаң кем дигәч, Аллаһу дидем.

Жавап алдылар, мижанга салдылар.

Мижан чайкала, уң ягым тигәч.

Уң ягым жиңде, Аллага шөкер,

Ожмахлы булдым.

Ожмахлы булгач, Кәүсәр суын дин,

Битләрем юдым.

Кәүсәр суын дин битләрем югач,

Пәрдәләр аша Аллаһны күрдем.

Аллаһны күргәч, мәңгелек утта,

Күзләрем йомып, йокыга талдым.